Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәм көннәрендә вакцинация ясау пунктлары штат режимында эшләячәк

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев алдагы ял һәм эшләми торган көннәр вакытында сәүдә үзәкләрендә («Тулпар», «Мегастрой»), Чаллы поликлиникаларында коронавирус һәм грипптан вакцинация ясатырга мөмкин дип искә төшерде.

Бүгенге көндә шәһәрдә вакцинаның беренче компоненты 185,7 мең кешегә ясатылган, икенчесе – 122,6 мең кеше. Роспотребнадзорның Чаллы идарәсе җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, бу план күрсәткеченең 56,6%ын тәшкил итә.
Көн саен шәһәрдә прививканы 3 500 – 3 700 шәһәр халкы ясата. Атна саен шәһәргә җитәрлек күләмдә вакцина кайтарыла, шәһәр предприятиеләренә табибларның күчмә бригадалары йөри, поликлиникаларга өстәмә рәвештә, сәүдә үзәкләрендә ике пункт ачылган. Бәйрәмнәрдә һәм эшләми торган көннәрдә алар барысы да штат режимында эшләячәк.
Шәһәр хакиме вакцинациянең – иммунитетны эшләп чыгару һәм авыруның кискен нәтиҗәләреннән үзеңне саклау өчен бердәнбер ысул икәнлеген искә төшерде. «Башка альтернатива юк, әйдәп баручы илләр бүген барысы да шушы юлдан бара. Шул исәптән Яр Чаллы да», - дип ассызыклады ул. Шулай ук Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау идарәсенә вакцинация үтүче чаллылылар санын 3,5 меңнән 4 меңгә кадәр арттыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Идарә җитәкчесе Александр Николаев бу күрсәткечне тәэмин итеп була дип җавап кайтарды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус