Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмдә кайсы артистны күрәсең килә? (сораштыру)

Шәһәрдәшләребез авыл, район һәм шәһәр Сабан туйларының концерт программаларында кемнәрне күрергә тели, сәхнәне артистлар яулап алгач, җирлегебез үзешчәннәре мәхрүм калмыймы? Сораштыру шул хакта.

Алмаз Мәһәдиев:

– Җирлектә популяр саналган җырчыларны күрергә теләр идем, әлбәттә. Танылган җырчы килүе яхшы, кеше күп җыела, әмма ул кадәр акчаны бер артистка бетергәнче, акча җирлектәге проблемаларны чишәргә юнәлдерелсә яхшырак булыр иде дип уйлыйм. 

Гөлҗиһан Гыймадиева:

– Без өлкәннәр өчен үзебезнең чор артистлары кулайрак дияр идем. Әнә шул ярты миллион түләп чакырылган артистларның фонограммага сикергәнен авыл кешесе яратмый. Аларның елга бер килгән бәйрәмдә үзләренчә күңел ачасылары килә. 

Илдар Госманов:

– Бәйрәмдә үзебезнең Руслан Кираметдинов, Нияз Хәмәтшин, Филүс Каһиров шикелле чын җырчыларны күрәсе килә. Ләкин халыкка шоу кирәк бит. Аларның моңлы җырчыга исләре китми. Җыр дөньясы әкренләп акчага кайтып кала. Сабантуй вакытында артистларга түләгән миллионнарны ятим балаларга тотсыннар, аларның күңелен күрсеннәр иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев