Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәр имин үтсен берүк!

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар уңаеннан оештырылачак чаралар хакында чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, быел «Азатлык» мәйданындагы чыршыны яңача итеп бизәү күздә тотыла. Анда килүчеләрне төсле утлар белән уралган аркалар, боздан эшләнгән сыннар, әкият геройлары каршы алачак. 
Быел да оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, шәһәрдәшләр арасында «Шәһәрне яңа елга ңа матур бизәү» бәйгесе оештырыла. Җиңүчеләрне 31 декабрь – 13 гыйнварда билгеләячәкләр. Мәгариф учреждениеләре арасында «Көмеш бизәкләр» бәйгесен үткәрү дә күз уңында тотыла. 
Укучыларның кышкы каникулына килгәндә, яллар 29 декабрьдә башланып 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Бюджет оешмалары хезмәктәрләре балаларына,  опекадагы, авыр хәлдә калган һәм төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда җиңгән яшь шәһәрдәшләребезгә Яңа ел бүләге алу өчен бюджеттан 7 миллион 817 мең сум акча бүлеп бирелгән. Уку алдынгылары, призерлар, активистлар – барлыгы 6300 бала өчен мэр чыршысы да узачак. Укучыларга Чаллы татар Дәүләт драма, «Мастеровые» рус драма театрында, «КАМАЗ» мәдәният сараенда, орган музыкасы залында Яңа ел тамашалары күрсәтеләчәк. 
25 декабрьдә Татарстан, Россия олимпиадаларында җиңүче 610 бала ТР Президенты чыршысы тамашасына барачак. Авыр хәлдә калган балаларның Яңа елдагы хыялын тормышка ашыру өчен «Яңа ел хыялы» чарасы үткәрү дә планга кертелгән. 
Шәһәр чыршылары янында, спорт мәйданчыкларында, шугалакларда балалар каникулларын  файдалы итеп үткәрсен өчен барлык шартлар да тудырыла.  Тиздән яктыртылган чаңгы юллары да ачылачак. 
Яңа ел чыршылары исә инде утларын кабыза да башлады. Бу уңайдан атна башында Сидоровка бистәсендә һәм Энтузиастлар бульварында бәйрәм чаралары үтте. 15 декабрьдә – «Энергетик» мәдәният сарае янында, 16 декабрьдә – Бумажниклар бистәсендә, 17 декабрьдә – «Азатлык» мәйданында, 18 декабрьдә Җиңү паркында да тантаналы шартларда чыршылар ачылырга тиеш. 
31 декабрьдә «Азатлык» мәйданындагы Яңа ел программасы 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. Бу көнне биредә РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын да ишетеп булачак. Кыскасы, шәһәрдәшләрне һәм Чаллы кунакларын кызыклы һәм күңелле Яңа ел бәйрәмнәре көтә. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бәйрәмнәрдә саниатр-эпидимиологик, янгын куркынычсызлгы таләпләрен үтәргә чакырды. Шулай ук балалар арасында бозга керү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә искәртеп торырга киңәш итте. «Без бәйрәмне оештыра беләбез,  күп кеше катнашындагы чараларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәмәгать тәртибен булдыру, балалар тормышын саклау мәсьәләсе беренче урында булырга тиеш», – диде ул.  

 

Фото: nabchelni.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәмгә әзерлек