Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәрдә табиблар ничек кабул итә?

Чаллы табибларының бәйрәм көннәрендә авыруларны кабул итү графигы расланды. 1, 3, 7, 9 майларда барлык шифаханәләрдә дә дежур табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм педиатрлар 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли. Процедура һәм бәйләү бүлмәләре дә шул ук тәртиптә авыруларны кабул итә. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә дә чакырырга мөмкин. Балалар күз...

Чаллы табибларының бәйрәм көннәрендә авыруларны кабул итү графигы расланды. 1, 3, 7, 9 майларда барлык шифаханәләрдә дә дежур табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары һәм педиатрлар 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли. Процедура һәм бәйләү бүлмәләре дә шул ук тәртиптә авыруларны кабул итә. 13 сәгатькә кадәр табибларны өйгә дә чакырырга мөмкин.

Балалар күз табиблары ял һәм бәйрәм көннәрендә 9дан 14 сәгатькә кадәр түбәндәге график буенча кабул итә:

1 май - "Кама балалар медицина үзәге";

3 май - 4нче балалар шифаханәсе;

7 май - 5нче балалар шифаханәсе;

9 май - 6нчы балалар шифаханәсе.

Колак-тамак авырулары табиблары исә 1-9 май көннәрендә балаларны Кама медицина үзәгендә, өлкәннәрне 5нче шәһәр хастаханәсендә шулай ук тәүлек буена кабул итә.

Шул ук көнннәрдә өлкәннәргә 2нче теш дәвалау шифаханәсендә, кечкенәләргә 1нче балалар теш дәвалау шифаханәсендә тәүлек әйләнәсендә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтеләчәк.

Хастаханәләр дә һәр көнне тәүлек буе эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев