Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәйрәмнәребез дә уртак

Татарстан һәм шәһәребез халыклар дуслыгы белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Чаллыда 80гә якын милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бер-берсенең милли бәйрәмнәрен бергә күңелле итеп үткәрә халкыбыз. Бу шимбәдә Иван Купаланы уздырдык. Шәһәребездә бу бәйрәмне 2002 елдан бирле "Чишмә" халыклар дуслыгы украина милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештыра. 2010 елда әлеге...

Татарстан һәм шәһәребез халыклар дуслыгы белән чын мәгънәсендә горурлана ала. Чаллыда 80гә якын милләт вәкиле дус һәм тату яши. Бер-берсенең милли бәйрәмнәрен бергә күңелле итеп үткәрә халкыбыз. Бу шимбәдә Иван Купаланы уздырдык.

Шәһәребездә бу бәйрәмне 2002 елдан бирле "Чишмә" халыклар дуслыгы украина милли-мәдәни автономиясе белән берлектә оештыра. 2010 елда әлеге мәдәни чара республика хөкүмәтенең грантын алды.

Бәйрәмне Мәләкәс елгасы буенда уздыру матур традициягә әйләнде. Украин халкының шатлыгын уртаклашырга шактый күп кеше килгән иде. Алар каен агачы тирәли әйлән-бәйлән биеделәр, агачларны төрле төстәге тасмалар белән бизәделәр. Һәм теләкләр теләделәр. Аннары кыр чәчәкләреннән тәкыя ясап, аны суга агыздылар. Купала учагын кабызу бәйрәмнең иң югары ноктасы булды.

"Халыклар дуслыгы - Татарстанның һәм Чаллының төп байлыгы. Үзара татулык киләчәктә дә без башкарган эшләрнең нигезендә булыр дип ышанам", - диде бәйрәмгә килгән башкарма комитет җитәкчесе Наил Мәһдиев. Аның бу сүзләрен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатулин да хуплады. "Бу Чаллының - иң матур традицияләренең берсенә әйләнгән бәйрәм. Бирегә килгән кеше үзенә көч һәм күтәренке кәеф алып китә", - диде ул.

Бәйрәмнең халык арасында популярлыгы елдан-ел арта. Быел анда Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән 4 меңгә якын кеше катнашты. Кунакларның кәефе күтәренке иде.

Дамирә ГАЙФУЛЛИНА:

- Без гаиләбез белән Чаллыга кунакка килгән идек. Балалар белән бергәләп шушы чарада катнашырга булдык. Бәйрәм бик ошады. Рәхәтләнеп ял иттек.

Николай ХРАМОВ:

- Мин Мамадыштан махсус килдем. Килгәнемә бер дә үкенмим. Чаллы халкы бәйрәмне күңелле итеп уздыра белә, безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Киләчәктә дә шулай бергә дус һәм тату яшәргә язсын.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев