Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәй содасының файдасы

«Яшелчә-җимешне юганда да суга сода кушу яхшы», - ди белгечләр.

* Ванна керер алдыннан кайнар суга 100 грамм чәй содасы салсагыз, каты су йомшарыр, ә тәнегез шома һәм матур булыр.
* Аякларыгыз тирли икән, аяк киеме эченә аз гына сода салыгыз. Салгач, аны кагып кына төшерегез.
* Чәй һәм каһвәгез хуш исле булсын өчен суга бер чеметем сода кушыгыз.
* Суыткычтан начар исне бетерер өчен тәлинкәгә 50 грамм сода салыгыз һәм суыткычка куегыз, берничә көннән алып, түгегез.
* Суга бер калак сода кушсагыз, кәбестә тизрәк пешәчәк, витаминнары да яхшырак сакланачак.
* Яшелчә-җимешне юганда да суга сода кушу яхшы.
* Келәмнән начар исне юк итәр өчен аның өстенә сода сибеп чыгарга һәм берничә сәгатьтән тузан суырткыч белән суыртып алырга кирәк.
* Черки, бал корты тешләгән урынга бераз юеш сода куеп торсагыз, кызару, әрнү бетәр.
* Битегез коры икән, аны сода кушылган су белән юыгыз.
* Көн буе аяк өстендә йөргәннән соң арыган аякларыгызны содалы суда ял иттерегез.
 * Яшел төсле яшелчәләрнең төсе саклансын өчен аларны пешергәндә суга бер калак чәй содасы кушыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев