Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чәкчәкчеләрдә кунакта

Алар бик популярлашып - танылып киттеләр, клиентлары тагын да артты.

Тукай районында ике ел район газетасы редакторы булып эшләгән идем. Шул вакыт эчендә әллә никадәр дуслар тапканмын икән. Хәзер дә авылларда яшәүчеләр белән сөйләшеп, аралашып торабыз. Вакыт чыкса, кайвакыт очрашып та алабыз. Күптән түгел «Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүова белән Боерган авылында кунакта да булып кайттык.

Лилия белән без «Якты юл» да бергә эшләдек. Шул вакытта район күләмендә «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе оештырдык. Гаҗәеп күңелле тамаша булган иде ул. Районның төрле авылларыннан чәкчәк пешерүчеләрне ярыштырып сайлап алып, зур сәхнәдә эстрада йолдызлары катнашында шоу-тамаша уздырган идек.

Дүрт ел үтсә дә, хатирәләр яңа килеш
Сигез оста сәхнә тотты ул вакытта. Игенче авылыннан Гөлфирә Шәйхразиева, Яңа поселогыннан Тәнзилә Зарифуллина, Иске Гәрдәледән Гөлүсә Каюмова, Сосновый Бордан Ландыш Фәйзелхакова, Иске Абдулдан Фәния Гыйниятуллина финалга чыкты. Иң күп катнашучылар Боерган авыл җирлегеннән иде. Бу авылдан берьюлы өч оста финалга узды: Фәймә Маннанова, Рәхилә Фәттахова, Илүзә Гыйльметдинова. Алар бөтен яктан да булган, үзләре бердәм.
Менә шуннан башлап ел саен диярлек Боерганга барып очрашу оештырабыз без. Быел да «Йолдызлы чәкчәк»нең беренче составы һәм аларның җанатарлары җыелып килде. Беренче состав дим, чөнки без алдагы елны да сайлап алу туры уздырдык. Тамаша Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узарга тиеш иде. Коронавирус пандемиясе сәбәпле булмый калды. Күпме хезмәтебез әрәм булды, чөнки бу бәйге фәкать безнең теләккә корылган, читтән акча җәлеп ителмәгән искиткеч зур проект иде. 

Шуннан бирле чәкчәкчеләр дус-тату яшиләр. Үзләренең «Йолдызлы чәкчәк» ватсап төркеме бар. Бу юлы да үзара фикерләштек тә җыелырга булдык.
 Башта бәйгенең видеоларын карадык. Инде дүрт ел үтсә дә, хатирәләр яңа килеш. Беренче тапкыр олы сәхнәгә чыккан ханымнарның кичерешләре дә онытылмаган. Сайлап алу туры ук алар өчен зур сынау булган. Өйләрендә әкрен генә чәкчәк пешереп, тирә-юньдә танылган осталарга йөзләрчә халык алдында чыгыш ясау катлаулырак булган икән. Фильмнарда төшәргә, сәхнәдә үзләре турында сөйләп һөнәрләрен күрсәтергә туры килгән. Сәхнәгә чыккач теләсә ничек йөреп тә булмый – вак-вак, матур итеп атларга кирәк. Йолдызларча! Әле бит үзләре генә түгел, җырчы йолдызлар белән. Илдар Әхмәтов, Гүзәл Әхмәтова, Вадим Захаров, Рөстәм Закиров, «Казан егетләре». Хатын-кызларыбыз шул ике-өч сәгать эчендә артистлар белән аралашып, көлешеп вакыт уздырганнар. Концертта Рөстәм Закиров өч җыр җырларга тиеш иде. Сәхнәгә чыгып беренче җырын җырлый гына башлады – сүзен онытты. Халык көлешеп кул чапты. Инде икенче җырын сузмакчы иде – анысын да онытты. Мондый хәлне күргәнем юк иде, гаҗәпләндем, оештыручы буларак борчылдым да инде. Соңыннан җырчы бу турыда болай сөйләде: «Сәхнә артында чәкчәкче апалар белән көлешеп сөйләшеп утырдык. Үзләре сүзгә тапкыр, үзләре бик күңелле халык икән. Шул эмоцияләр белән сәхнәгә килеп чыктым – гомерем буе җырлап йөргән җырларымның да сүзләре баштан чыгып очты!» 

Жюри Боерган авылыннан Фәймә Маннанова чәкчәген югары бәяләде. Тәме, төсе, кабаруы, көпшәклеге, бал микъдары, ясалышы ягыннан аерылып тора иде ул. Ә сәхнәгә Иске Гәрдәле авылыннан 84 яшьлек Гөлүсә апа Каюмова чыккач, фикерләр аерылды. Алып баручыларга ул: «Минем чәкчәкне Мәскәүдә, чит илләрдә сорыйлар. Әле бер бала миннән чәкчәк пешертеп укырга керергә киткән иде, чәкчәк булгач, экзамен да бирдереп тормаганнар», – дип чын күңелдән ышанып сөйләве жюрины да, тамашачыларның да һушын алды. Милли ризыгыбызны яраткан, хөрмәтләгән ханыма иң зур приз тапшырылды.

Жюри дигәннән, аның рәисе «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов иде. «Йолдызлы чәкчәк» тамашасында ул игелек эшләп алды. Игенче авылыннан Гөлфирә Шәйхразиева чәкчәген мәчет формасында эшләткән иде. Ул сәхнәдән авылларында мәчет төзи башлаулары, шуны тәмамларга хыялланулары турындагы теләген ирештерде. Рафаэль Сөләйманович хезмәт юлын шушы авылда ветеринар булып башлаган икән. Игенче халкына рәхмәтле булып яшәгән җитәкче сәхнәгә чыгып мәчет төзелешенә 100 мең сум акча бирде. Соңыннан да ул мәчетне ачу өчен ярдәм күрсәтте. Шулай итеп «Йолдызлы чәкчәк» проектында игелекле эш кылынды. Бу – горурлык.

Чәкчәкчеләр бүген ничек яши?
«Йолдызлы чәкчәк»тә катнашу чәкчәкчеләрнең тормышына ничек йогынты ясады? Әлбәттә, уңай. Беренчедән, алар бик популярлашып - танылып киттеләр, клиентлары тагын да артты. Аларны Тукай районында узган бер генә мәдәни чарага чакырмый калмыйлар. Боерганнан Фәймә ханым безнең белән уртаклашты – хәзер Чаллыда яшәүче кызы да чәкчәк пешерергә алынган икән. Гаилә бизнеслары гөрләп чәчәк ата.

Сосновый Бордан Ландыш Фәйзелхакованың да тө һөнәре – чәкчәк пешерү. Актив ханым профессиональ үсү өстендә дә ныклап эшли. Йолдызлы чәкчәкчеләрне бергәләп җыю инициаторы да ул икән. «Әлеге ханымнар белән зур сәхнәгә чыгу хыялыма да кереп карамаган могҗиза булды», – ди Ландыш ханым. Бу юлы ул коллегаларын чәкчәкне арзаннан сатасыз дип бераз шелтәләп тә алды. Хәзер ул 800 сум түгел, 1000 сум торырга тиеш. Чөнки чәкчәк яхшы оннан. Яхшы майда гына уңа. Пешерү дә ансат түгел, бөртекләп пешерәсең, тезәсең. 

Чәкчәк осталары «Йолдызлы чәкчәк» бәйгесе хатирәләре белән яши һәм мондый бәйгенең дәвамлы булуын телиләр. Бигрәк тә быел милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында кабат яңартасы иде, диләр. Дөрес, Лилия белән без дә бу турыда еш уйланабыз. Безнең хәзер аерым урыннарда – минем «Шәһри Чаллы»да, аның «Күңел»дә булуы да комачаулый сыман. Ә бу юлы чәкчәкчеләр безгә уртак проект булдырырга тәкъдим итте. Һәм безгә ул бик ошады. 

Фото Лилия Мәхмүтовадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәкчәк