Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта

Билет 30 сум торачак.

10 гыйнвардан автобус һәм трамвайларда йөрү бәясе артачак.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттыруны сорап, шәһәр хакимияте ТР тарифлар буенча дәүләт комитетына ел да мөрәҗәгать итә. Пассажир йөртүче эшмәкәрләр чыгымнарын исәпкә алып, быел билет бәясен 35 сумга кадәр күтәрергә сораганнар иде. Комитет 30 сум итеп билгеләде. Социаль карта белән йөрүчеләргә юл бәясе 23 сумга төшәчәк. 

"Пассажирские перевозки" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин үз фикерен белдерде:

- Автобуста йөрү бәясен без арттырмыйбыз. Шәһәр хакимияте хәл итә. Хатны ул җибәрә. Моңа карата әлегә берни әйтә алмыйм. Фикер алышырга иртәрәк. Кулда әле карар да юк. Шунысы ап-ачык - чыгымнар зур. Ягулык кына ел дәвамында ничә тапкыр күтәрелә! Анда да бездән сорамыйлар бит...

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл автобус трамвай маршрут