Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы артисты Ольга Лахнова Мәскәүдә татарча җырлады

Аны РФ Җирле үзидарә үсеше ассоциациясенең рәистәше Ирина Гусева чакырган.

Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәр округында Россия хәрби көчләренең «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында РФ Җирле үзидарә үсеше ассоциациясенең VI корылтае булды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Чаллы делегациясе дә катнашты. 

Корылтай кысаларында җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара да булды. Анда РФ Җирле үзидарә үсеше ассоциациясенең рәистәше Ирина Гусева чакыруы буенча «Болгар» бию театры җырчысы, халыкара бәйгеләр лауреаты Ольга Лахнова чыгыш ясады. 

Ул «Безнең ил» һәм «Встреча друзей» җырларын башкарып Татарстан һәм Чаллының мәдәниятен югары дәрәҗәдә күрсәтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар