Чаллы автосервисында пенсионер машинасыз кала язды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы автосервисында пенсионер машинасыз кала язды

3 көнгә ремонтка калдырган автомобиле карарлык түгел...

Хокук сакчыларына 69 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул автосервиста аны алдаулары турында белдерә. Узган атнада пенсионер ремонтка машинасын калдырган була. 3 көннән килсә, автомобиле карарлык түгел – изелгән. Автосервис мастерын полиция бүлегенә алып килеп, сорау алалар. Ул кеше машинасына утырып, юл-транспорт һәлакәтенә очравы турында әйтә. Салынган зыян күләме 25 мең ярым сум. 

Хәзерге вакытта тикшерү бара. Кеше машинасын урлап китүдә гаепләнүчегә җинаять эше кузгатылачак, ди хокук сакчылары. 


Нет комментариев