Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балыкчылары катмаган боз өстенә чыга башлады

ГИМС хезмәткәрләре тикшерүләр үткәрә.

Кама елгасы аз гына боз белән капландымы, балыкчылар инде яр буенда. Кайберәүләре хәтта сулыкның уртасына да керергә курыкмый.

Бәла-казаны булдырмау максатыннан, ГИМС хезмәткәрләре бүген рейд уздырды. Мәләкәс елгасында 2 балыкчы утыра иде. Инспектоларны күрү белән эзләре шунда ук суынды.

Коткручылар сак булырга чакыра. Елга әле тиешенчә катмаган. Боз калынлыгы нибары 3-4 сантиметр. 

ТР Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторы Зиннур Мостафин:
-    Узган ялларда балаларның бозга чыгуы турында да хәбәрләр алдык. Мондый очраклар узган ел да булгалады. Аеруча ГЭС бистәсенең Үзәк урамы, Элеватор тавы, Табеев урамы, шәһәр пляжлары яр буйларында йөриләр. Сак булырга кирәк! Көтмәгәндә хәвеф-хәтәр килеп чыгуы ихтимал. Әйтик, Кама елгасы бөтенләй боз белән капланмаган, чөнки анда су агымы көчле. Хәзерге вакытта сулыкларга чыгу тыела. 


Инспекторлар әйтүенчә, 7 сантиметрдан юкарак  булган боз өстенә чыккан өчен 1 мең 500 сум штраф каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз ташу гимс су мчс урам коткару елга