Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы делегациясе «Казан Экспо»да татарча диктант язды

Шәһәрдәшләр чигелгән Татарстан картасын да тәкъдим иттеләр.

3 ноябрьдә «Казан Экспо»да Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылу тантанасы узды. Әлеге чарада Чаллының «Халыклар дуслыгы» йорты вәкилләре, шулай ук мәдәният учреждениеләре директорлары да катнашты. Биредә «Зур этнографик диктант» та яздылар. Искәртергә кирәк, әлеге чара Халыклар бердәмлеге көне алдыннан ел саен уза.
«Зур этнографик диктант» VIII Бөтенроссия акциясендә теләгән һәркем катнаша алды. Диктант биреме 30 сораудан торды. Аны язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелде. Диктант Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш чарада Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге директоры Ландыш Галиева һәм танылган рәссам Хәния Гәрәева да катнашты. Алар «Казан Экспо»да чигелгән Татарстан картасын тәкъдим иттеләр. Сүз уңаеннан, картаның Яр Чаллы һәм Тукай районы символларын Хәния Гәрәева чиккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев