Чаллы элеваторында бер эшче гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы элеваторында бер эшче гомере өзелде

Хокук сакчылары әйтүенчә, сәбәбе саксыз эш итүдә.

Чаллы комбикорм заводында 60 яшьлек эшче гомере өзелде. Бер тонналы биг-бэг ташыганда погрузчигы авып, ул аның астында калды.

Хокук сакчылары әйтүенчә, фаҗига кичке якта булган. Шуңа күрә дә дежур эшчеләр куркынычсызлык чараларын күрүгә артык игътибар бирмәгән. Техника йөртүче биг-бэгны ныклап эләктермичә ташыган. Барганда йөк селкенеп погрузчикны аударган. Эшче егылып, астында калган. Әлеге техниканың ишеге эссе һава торышы аркасында салдырылмаган булса, ир-ат исән калган булыр иде, ди хезмәттәшләре. Кичке якта тиз генә ярдәм итүче дә булмаган. Шуңа күрә эшче ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән.

Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ир-атның Чаллы элеваторында 3 елга якын хезмәт куйганлыгы билгеле.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев