Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы елгалары коену өчен куркыныч!

Тикшерү узмадылар.

Чаллы елгалары коену өчен яраксыз – санитар-эпидемиологик күрсәткечләргә туры килмиләр. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә шулай дип хәбәр итте. Чаллы гына түгел, бөтен Татарстан елгалары коену өчен рөхсәт кәгазен ала алмаган. 

«Без атна саен ачык сулыклардагы суны тикшерәбез һәм анализлар алабыз. Санкцияләнгән пляжлар турында мәгълүмат һәр җомга саен Роспотребнадзор идарәсе сайтында урнаштырыла. Бүгенге көндә бер генә коену урыны да санитар-эпидемиологик бәяләмә алмады», - диде Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев