Чаллы эшмәкәре «Асылташ» приютына җиһазлар бирде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре «Асылташ» приютына җиһазлар бирде

Балалар аңа нәрсә бүләк иткән?

Чаллы эшмәкәре, «Хортум» компаниясе генераль директоры   Айрат Харисов «Асылташ» приютында тәрбияләнүче балаларга хәйрия ярдәме күрсәтте. 

Ул балаларга 25 кровать һәм матрас, компьютер өстәлләре, парталар, шкафлар бүләк итте. Җиһазларны бушлай җыеп та биргәннәр. 

Иглекле абыйларына рәхмәт йөзеннән, балалар концерт программасы күрсәткәннәр. Үзләре ясаган картина бүләк иткәннәр. 

Фото шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 


хәйрия Ятим балалар

Нет комментариев