Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы эшмәкәре тагын махсус хәрби операция зонасына китте

Ул егетләргә гуманитар йөк илтә.

Шәһәрдәшебез, шәхси эшмәкәр Фәрит Зарипов махсус хәрби операциядәге егетләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтергә китте. 

Фәрит Зарипов – Чаллыда беренче булып хәрбиләргә гуманитар йөк илткән олы йөрәкле кеше. Ул хәрбиләр белән даими элемтәдә тора. 

«Егетләргә салфеткалар, газ балоннары, сок, шоколад, су, скотч, батарейкалар, шлепанцылар, носкилар, эчке һәм җылы киемнәр, тушенка,  доширак һәм башка ризыклар беркайчан да артык булмый. Туганнарым, игелекле кешеләр ярдәме белән хәрбиләр сораган  кирәк-яракларны җыйдым да тагын сәфәргә киттем. Егетләребезгә бергәләп ярдәм итсәк, җиңү тизрәк якынаер», - ди ул.  

Гадәттәгечә үз теләге белән киткән улына да яраткан әйберләрен алып бара. «Исән-сау очрашып, сөйләшергә насыйп булсын. Бер очрашу үзе бер гомер бит», – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына. 

Бу – Фәрит Зариповның  махсус хәрби операция зонасына дүртенче тапкыр баруы.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция