Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Яр буенда электросамокатларда йөрүне тыялар

Анда махсус билге урнаштырылды.

Ф.Табеев исемендәге яр буенда электросамокатларда, гироскутерларда, сигвей, монотәгәрмәчләрдә (моноколеса) һәм двигательле транспорт чараларында йөрү катгый тыела. Юл читендә махсус билге урнаштырдылар. Этеп йөрешле самокатларда, велосипедларда һәм роликларда гына хәрәкәт йөрергә ярый, ди шәһәр хакимияте. 

Исегезгә төшерәбез, яр буен 2012 елда төзекләндерә башладылар. Шәһәрнең элекке мэры Васил Шәйхразиев халык арасында велосипедны популяштыру максатын куйды. Бүген яр буе - шәһәрдәшләрнең яраткан урыннарының берсе. Эшмәкәрләрнең дә. Велосипед, самокат һәм башка транспорт чараларын прокатка биреп акча эшлиләр. Әмма соңгы вакытта электробайк, электроскутер кебек тиз йөрешле транспорт чараларын бирә башладылар. Бу исә ял итүчеләр гомерен куркыныч астына куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев