Чаллы яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сум грант алырга мөмкин
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сум грант алырга мөмкин

Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала.

Татарстанда физик затлар өчен грант конкурсы старт алды. Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала.

Конкурс үз эченә ике этапны ала. Беренчесе – 15 номинациянең берсен сайлау. Сылтама буенча гариза тутырырга һәм тикшертү өчен проектны 25 октябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза бирү өчен «Россия яшьләре» системасында теркәлергә кирәк.

Икенче этапта, ноябрь башында, яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) экспертлары алдында проектларны турыдан-туры яклау булачак.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


яшьләр тормышы

Нет комментариев