Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы язучысына - Һади Такташ премиясе

Сирень ханым әлеге бүләккә ел башында ук лаек булган иде. Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында премияне җәй көне генә алу бәхетенә иреште.

ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин шәһәребезнең талантлы язучысы Сирень Якуповага ТР Язучылар берлегенең Һади Такташ премиясен һәм күкрәк билгесен дә тапшырды.  Сирень ханым әлеге бүләккә ел башында ук лаек булган иде. Ләкин билгеле сәбәпләр аркасында премияне җәй көне генә алу бәхетенә иреште.  Чын күңелдән котлыйбыз, бәрәкәтле иҗади гомер телибез. 
«Иҗат кичәмдәге бу күмәк фотода, каләмдәшем Сирень Якупова белән янәшә утырабыз. Аның күкрәген Һади Такташ премиясе иясе икәнлеген раслаучы медаль бизи. Мондый бүләккә безнең шәһәрдә әле Сиреньнең иҗаты гына лаек дип табылды. Иҗатташ дустым өчен күңелне горурлык хисләре били. Заводта егерме биш ел эшләп, иҗатта үз урынын тапкан талантлы шагыйрәбез ул!» – ди язучы Әлфия Ситдыйкова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәбият премия