Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы имам-мөхтәсибе сайлауларда тавыш бирде

“Без ислам каннуннарын үтәү белән беррәттән яшәгән илебезнең законнарын да хөрмәтләргә тиеш», - дип белдерде Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да Россия Президентын сайлауларда үз тавышын бирде. Шәһәрнең 33нче мәктәбендә урнашкан 2149нчы участогына ул хәләл җефете белән килде. Дин әһеле сүзләренчә, алар сәфәргә кузгалганчы дип, беренче көнне үк килеп, гражданлык бурычларын үтәргә булган. 

“Без ислам каннуннарын үтәү белән беррәттән яшәгән илебезнең законнарын да хөрмәтләргә тиеш. Чөнки мөселман кешесе ул тормышын алтын урталыкны саклап алып барырга бурычлы. Шөкер, бүгенге көндә дин иреге булган, үзара татулык хөкем сөргән илдә яшибез. Җирлегебездә бер-бер артлы яңа мәчетләр, мәдрәсәләр калка, зурдан кубып Гает бәйрәмнәрен үткәрәбез, ураза айларында ифтарлар оештырабыз. Моның өчен бар шартлар да булдырылган һәм алар көннән көн арта гына. Намазларыбызны да хәзер мәчетләрдә генә түгел,  ә кайбер сәүдә үзәкләрендә дә, юл буйларындагы махсус урыннарда да, һава аланнары биналарында да укырга була. Бу нигьмәтләрнең барысы да кайчандыр сайлауларга килеп үз фикеребезне белдерү нәтиҗәсе бит”, - дип белдерде имам-мөхтәсбиб.

Әлфәс хәзрәт шулай ук дустанә ислам илләре белән үзара эшлекле мөнәсәбәтләрнең ныгуын да билгеләп үтте. Узган ел Россиядә гамәлгә куела башлаган ислам банкингының да моңа төпле бер нигез булуын ассызыклады. 

Фикерләре белән уртаклашканнан соң дин әһеле сайлау бюллетенен урнага төшерде. Аннары аңа махсус беләзек тапшырдылар.

Искәртеп үтәбез: бүген мондый беләзекләрне сайлауларда катнашкан һәр кешегә бирәләр. Аның ярдәмендә  15,16,17 март көннәрендә Чаллы татар дәүләт драма театры кассасыннан билет алып, бушка спектакль карап булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар 2024