Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары “крутой” машина йөртүчеләргә ау игълан итте

Бер көн эчендә 60 машинаны туктаттылар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировкалы машиналарны тикшерә. Техник регламент буенча, машинаның алдагы тәрәзәсенең яктылык үткәрү сәләте 75%тан да кимрәк булмаска тиеш. Ян-яктагы тәрәзәләр - 70 процент яктылык үткәрергә тиеш. Күбесе регламентны үтәми, дөм караңгыда йөри, ди инспекторлар.  

ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр проспектларына чыкты. Бер көн эчендә 60 машинаны туктатып тикшерде. 9 автомобиль йөртүчегә кисәтү ясадылар. Икесен полиция бүлегенә озаттылар. Алар моңа кадәр дә кара плёнкалы тәрәзә белән тотылган булганнар. Закон буенча кисәтү алганнан соң шофер кеше тонировканы 10 көн эчендә куптарып алырга тиеш. Кисәтүне инкяр итеп, караңгы тәрәзәле машинада йөрүен дәвам итә икән, бу очракта аңа 1 мең сумга кадәр штраф яный, яисә ул 15 тәүлеккә кулга алына.

Беренче тапкыр тотылган очракта, машина йөртүчеләр 500 сум штраф белән котыла. 

 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция