Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы инспекторлары тукталышлардагы машиналарны җыя

Шәһәрдә кагыйдә бозучылар буенча рейдлар башланды.

Чаллы Автоинспекциясе хезмәткәрләре юл кагыйдәләрен бозучыларга ныклап тотынды. Аеруча машиналарын тукталышларда калдырып китүчеләргә. 
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, тукталышка 15 метр якынрак туктау яисә автомобильне калдырып китү катгый тыела. Пассажирларны утырту яисә төшереп калдыру максаты белән генә вакытлыча туктап алырга рөхсәт ителә.

Шәһәрдә, күрәсең, юл кагыйдәләрен күбесе белеп бетерми. Машиналарын озак вакытка тукталышларда калдырып китәләр. Җәмәгать транспортына комачаулыйлар. Инспекторлар рейдлар белән чыга башлады. Кагыйдә бозучыларның машиналарын эвакуатор белән махсус стоянкага озаталар. Моннан тыш, 1 мең сум штраф та салына.  

Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотолары 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция