Чаллы йортларына кайнар су килде
Яңалыклар тасмасы

Чаллы йортларына кайнар су килде

Сынаулар барышында 23 урында төзексезлекләр ачыкланган.

Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре торбаларга вакытыннан алда техник сынаулар үткәрү эшен тәмалады. Нәтиҗәдә, бүгенге көнгә инде - 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 20, 47, 49, 52, 54, 56 комплекслар тулысынча, 26, 27 комплекслар өлешчә кайнар сулы булды.

Предприятиенең матбугат хезмәте белгече Ләйсән Ханова хәбәр итүенчә, сынаулар барышында 23 урында төзексезлекләр ачыкланган. Аларның 12 инде юк ителгән. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ремонт

Нет комментариев