Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларын төзекләндерәчәкләр

Алар өлешчә ремонтланачак.

Быел Чаллы юлларына ныклап тотынырга уйлыйлар. Төп проспектларны төзекләндерү көтә. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте. 

Юлларны өлешчә төзекләндерәчәкләр. Әйтик, Хәсән Туфан проспектының Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр өлеше генә ремонтланачак. 
Вахитов проспектының Сөембикә проспектыннан Машиностроительная урамына кадәр өлеше. 

Исемлектә Яшьлек проспекты да бар. Юлның Тынычлык проспектыннан Машиностроительная урамына кадәр өлешен тәртипкә китерәчәкләр. Автозавод проспектының Сөембикә проспектыннан Машиностроительная урамына кадәр өлешне ремонт көтә. ГЭСтагы Гидротөзүчеләр урамына да эшчеләр кулы тиячәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт төзекләндерү юллар төзелеше