Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы юлларында бозлавык! Чаралар күреләме?

“Шәһри Чаллы” тикшерү үткәрде.

Карлы яңгыр белән салкын һава нәтиҗәсе бүген күпләрнең режимын үзгәртте. Урамда йөрерлек түгел. Бозлавык. Машиналар боз белән капланган.

Социаль челтәрләрдә хәтта тимераякка бассаң хәерлерәк дип шаяртаучыларбар. Әмма коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләргә шаяртырга вакыт юк. Иртәнге 4тән үк алар урамда.

 

Валентина Дубина, ишегалды җыештыручы:
-    Иртәннән бирле эшлибез. Кыш җитте, нишлисең?! Табигать үзгәрешләренә әзер торырга кирәк. 

Иң беренче чиратта кеше күп йөри торган сукмакларны чистартабыз ди ишегалды җыештыручылар. Балалар мәйданчыгы да аеруча игътибар үзәгендә. 27 комплекстагы мәйданчыкта 3 эшче эшли иде.

"Кеше аз. Без өчәү генә. Берсе отпускта, берсе больничныйда. Берсе эштән китте", - ди Рәшид Динияров. Ишегалды җыештыручы булып эшкә урнашырга теләүчеләр бик аз. Бу беркем өчен сер түгел. Яшьләр мондый эшкә килми. Күбрәк пенсия яшендәгеләр. 

Халык күпләп йөргән юлларга, шифаханә, мәктәп яннарына ком сибәләр. "Без инде күнеккән. Саф һавада эшләү үзе нинди рәхәтлек. Иң мөһиме егылып имгәнүчеләр булмасын", - дип сөйли урам себерүче Константин Шаихов.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы чаллы урам

2
X