Чаллы көрәшчеләре Татарстан чемпионатына әзерләнә
Җиңүчеләргә 100, 70, 50, 30 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак.
24 ноябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәр булган егетләр һәм ир-атлар арасында татарча милли көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак.
– Чаллыдан ике команда, тренер белән 24 кеше барабыз. Егетләр бу ярышларга бик җитди әзерләнделәр. Әлегә гомуми Татарстан рейтингында безнең Чаллы командасы бөтен очколар буенча икенче урында. Моннан тыш, Арча командасы да очколар буенча безнең белән бер рәттә. Берничә баллга гына алдарак Әлмәт командасы бара. Татарстан чемпионаты – олы ярыш. Биредә без үзебезне чын мәгънәсендә бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тиеш.
Көрәш 11 үлчәү категориясенә бүленгән. Җиңүчеләргә 100, 70, 50, 30 мең сумлык сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, җиңүче командага да саллы бүләкләр каралган, дип хәбәр итте безгә Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев