Чаллы көрәшчесе Эльдар Хәмитов – абсолют батыр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчесе Эльдар Хәмитов – абсолют батыр

Аңа ТР Рәисе бүләге тапшырылды.

Вятские Полянада узган XV Бөтенроссия авыл Сабантуенда Чаллы көрәшчесе Эльдар Хәмитов абсолют батыр булды. 
Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – «Лада Гранта» автомобиле белән бүләкләнде. 

Эльдар Хәмитов Бакуда узган Европа чемпионатында травма алып, спорттан китеп торган иде. Ул Мәскәүдә катлаулы операция ясатты, тернәкләндерү курслары үткәннән соң, кабат келәмгә чыкты.

Быел Чаллы Сабантуенда җиңмәсә дә, Бөтенроссия авыл Сабантуенда аңа бәхет елмайды. 

Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ТР Рәисе машина Федераль Сабантуй Абсолют батыр

Нет комментариев