Чаллы корбан гаетенә әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы корбан гаетенә әзерләнә

Бәйрәм Коръән укудан башланып китәчәк.

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 6 июньгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән (г.с.) килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көннәрендә мөселманнар корбан чалалар.

Иртәнге сәгать 4:30 Чаллы мәчетләрендә Коръән укылачак, гает вәгазе сәгать 5:00гә билгеләнде. 5:30 гает намазы укылачак. Сәгать 6:00дән корбан чала башларга була.

Быел Чаллыда корбан чалу урыны итеп Сидоровкадагы элеккеге Ит комбинаты каршындагы мәйдан сайланды.    

 


Нет комментариев