Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы кинода төште

«Җылак» фильмында Әзһәр Шакиров, Минзәлә театрыннан ТР атказанган артисты Әхнәф Исрафилов, Әтнә театры артистлары Алинә һәм Дамир Сидеевлар һәм башка артистлар уйный.

Татар киносы тарихында тагын бер вакыйга булды. Шушы көннәрдә Казанда Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театры артисты Әзһәр Шакировның тормыш юлына багышланган «Җылак» дип исемләнгән нәфис фильм тәкъдим ителде.  

Кинорежиссёр Алмаз Нургалиев төшергән әлеге фильмда милләт язмышы да чагылыш тапкан. Анда Әзһәр Шакиров, Минзәлә театрыннан ТР атказанган артисты Әхнәф Исрафилов, Әтнә театры артистлары Алинә һәм Дамир Сидеевлар, Туймазы театрыннан яшь артист Илназ Гаффаров, «Нур» театрыннан Айнур Баянов һәм Чаллы кызы, испан теле укытучысы Азилә Әюпова уйнады. 

Азиләдән фильмга ничек төшүе турында кызыксындык.
– Әнием, Г.Акыш исемендәге  лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова, социаль челтәрләрдә кинорежиссер Алмаз Нургалиевның кастинг турында белдерү күргән дә, миңа сылтамасын җибәрде. Беренче турга видеоязма җибәререгә кирәк иде. Мин өстәл өстенә ак кәгазь, кулыма каләм алдым да үзем яраткан язучы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәреннән өзек яздырдым. Алмаз абыйдан: «Рәхмәт», –  дип хат килде. Аннары шактый вакыт узды, мин башка җавап булмас дип йөргәндә икенче турга чакырдылар. Алмаз Нургалиев миңа нинди роль бирәчәген әйтте, текстны күрсәтте. Минем халәтемә, эчке дөньяма туры килә торган туташ  ролен бирде. Бик сөендем, чөнки үзеңә туры килми торган рольдә, тәҗрибәң булмаган килеш эшләү авыр булыр иде. Фильмның минем катнашымдагы өлешен Казанның Иске аэропортында төшердек.  Режиссерның алдан күреп, «Син булдырасың», -  дип канатландырып торуы нәтиҗәсендә кечкенә генә эпизодик рольдә тиешенәчә уйнадым. 

Әзһәр Шакиров кебек легендар артистлар белән бер кинода төшү минем өчен горурлык булды. Бәләкәй генә эпизодик роль булса да, мине күп кеше төп рольдә  дип уйлаган. Фильмнан өзек чыккач бик күп реакция булды, җылы сүзләр яздылар. 

Фильмның премьерасына дуслары белән бергә бардым. Алар белән бергә шул моментны күрү, үземне экраннан күрү яңалык һәм минем өчен зур бәхет. Моның өчен мин беренче чиратта Алмаз Нургалиевка рәхмәтлемен. Чакырсалар, киләчәктә дә мондый проектларда катнашам. 

Фотолар шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Г. Камал театры. мәдәният артистлар кино йолдызы