Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызының мәетен Санкт-Петербургта тапканнар

Ул 2023 елның январендә югалган булган.

31 яшьлек Чаллы кызы Альбина Гиластинова январь аенда, дөресрәге 22 январьдә элемтәгә чыкмый башлый.

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургның Красносельск районы Дудергоф каналында аның мәете табылуы турында хәбәр иттеләр. 

Кыз кышкы киемнәрдән булган. Аны соңгы тапкыр Солнечный шәһәрендәге хәрби шәһәрчектә күргәннәр.

... 10 ел Санкт-Петербургта яшәүче кызга туганнары шалтырата алмагач, аның дусты белән элемтәгә кергәннәр. Ул Альбинаның егете барлыгын әйткән. Егете исә кызны соңгыр тапкыр 2023 елның 21 январендә күргән. 

Үлем сәбәпләре судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча ачыкланачак. 

Безнең мәгълүматлар буенча, кызны туганнары Чаллыда җирләргә тели. Чаллыда мәрхүмәнең 70 яшьлек әнисе һәм абыйсы яши. 

Альбинаның дуслары гаиләгә ярдәм йөзеннән, мәетне алып кайту өчен акча җыя башлаганнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига