Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы лагерьларына инспекторлар чыгачак

Алар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтәчәк.

“Җәйге лагерьларның максаты тәмле ашап ял итү генә түгел. Балаларга юл кагыйдәләрен дә өйрәтергә кирәк", - ди Чаллы мэры Наил Мәһдиев. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әлеге темага ул аеруча тукталды. Узган атнада Түбән Кама шәһәрендә 9 яшьлек кызны машина таптап үтерде. Бала юлдан самокат белән чыккан була. Машина йөртүче игътибар итми. 

"Мондый хәбәрне укуы авыр. Нинди хис-тойгылар булырга мөмкин? Шуңа күрә төп бурычыбыз - төрле уен формалары, аралашу чаралары аша тагын бер тапкыр кисәтү, ярты миллион халкы булган шәһәрдә үз-үзен тотарга өйрәтү", - ди мэр. 

Быел Чаллыда балалар катнашында 45 якын юл-транспорт һәлакәте булды. 55 бала төрле тән җәрәхәтләре алды, 1 баланың гомере өзелде. Инспекторлар аварияләрнең аеруча җәйге вакытта артуы турында сөйли. Каникуллар чоры. Гадәттә юл кагыйдәләрен самокат, велосипед, роликлар белән йөрүчеләр боза, ди алар. 

Хәзер балаларның күбесе лагерьларда. Аларга аңлату эшләрен алып бару өчен иң уңай вакыт. Узган атнада инспекторлар беренче дәресләрен үткәрә башлады. Алар юлдан чыгу, туктаган машина яныннан үтү буенча сөйләде. Велосипедта йөрү кагыйдәләрен аңлатты.   

Балалар белән эшләү бурычы Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренә дә куелды. Алар да атна саен лагерьларга ял итүче балаларга су коену куркынычсызылыгы турында сөйләячәк.  

Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлеге фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ рейд операция юл иминлеге