Чаллы мәктәбендә кызлар сугыша - ВИДЕО
Аларны укытучылары гына аера алды.
Чаллының 6нчы мәктәбендә тавыш-гауга чыкты. Коридорда чәчләреннән тартышып 2 кыз сугышты. Әлеге мизгелне сыйныфташлары телефон камерасына төшереп алган. Видеоязманы Mash Iptash телеграм-каналы элде.
Кызларның икесе дә 7нче сыйныф укучылары. Берсе икенчесенә кулы белән ялгыш тиеп киткән. Кызга ошамаган, күрәсең. Сүз артыннан сүз сугышуга китергән.
Видеодан күренгәнчә, кызларны аермакчы булалар. Әмма алар бер-берсенең чәчләренә ябышып, аяклары белән тибә-тибә сугышалар. Кызларны укытучы гына аера.
Килеп чыккан хәлгә ачыклык кертүне сорап 6нчы мәктәп директорына шалтыраттык.
"Кызлар сугышты. Анысы дөрес. Әмма тикшерү үткәрелмичә, аңлатма бирүдән баш тартам. Кызларның ата-аналары һәм үзләре белән дә җитди сөйләшү булачак", - дип белдерде Ольга Абдуллаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев