Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәбендә теракт турында хәбәр итүчене тоттылар

Аның эше буенча суд утырышы булды.

Полиция бүлегенә шаяртып шалтырату Чаллыда яшәүче ир-атның башына җитте. Шушы көннәрдә суд утырышы булды. 

Исегезгә төшерәбез, вакыйга сентябрь аенда булды. Ир-ат хокук сакчыларына шалтырата. Бергә тормыш итүче хатынының мәктәптә теракт ясарга теләвен әйтә.  Полиция хезмәткәрләре уку йортын этләр белән тикшереп чыга. Шалтыратучының фатирында да тентү үткәрә. Нәтиҗәдә, аның шаяртканлыгы ачыклана. Суд шаяртучыны административ җаваплылыкка тартты.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять суд

Нет комментариев