Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хәрбиләргә 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатты

«Мондый очрашуларны һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатуны дәвам итәчәкбез», - дип белдерде Чаллы мэры.

Чаллыда махсус хәрби операция зонасына 20 тоннага якын чираттагы гуманитар ярдәм озаттылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә.

«Бүген без Чаллыдан хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм төялгән чираттагы партияне озаттык. Без аларны хөрмәт итәбез, яратабыз һәм алар белән горурланабыз! Соңгы вакытта йөк төялгән машиналарны озату өчен Табеев урамы янындагы мәйданчыкта шактый еш җыелабыз. Мондый очрашуларны һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатуны дәвам итәчәкбез», - дип язган ул.

Гуманитар ярдәмне озатуда шулай ук шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, шәһәрнең актив гражданнары катнашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүнең зур өстенлеккә ия булуын искәртте.

«Бу эштә катнашкан һәркемгә хәрбиләр, аларның гаиләләре исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Аларның исән-сау булып өйләренә – Чаллыга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз», - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт