Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: «Кеше ишегалдында ниләр буласын белергә тиеш»

«Йортта яшәүче һәр кешенең фикерен белергә кирәк», -диде ул.

Шәһәрдә «Минем ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар дәвам итә. Җитәкчеләр халык белән бергә киләсе елда төзекләндереләчәк ишегаллары турында фикер алышалар. Мондый очрашулар турында хәбәрдар булу өчен мэр Наил Мәһдиев халыкны матбугат чараларын укырга, карарга һәм подъездлардагы игъланнар белән танышырга чакырды. 
– Йортта яшәүче һәр кешенең фикерен белергә кирәк. Йорт буенча җаваплылар WhatsApp аша хәбәрләр җибәрсен. Кешеләр үзләре яшәгән йорт территориясендә ниләр эшләнәчәген белеп торсын, май аенда ишегалдында техника күреп, аңлашылмаучанлыклар китереп чыгармасын. Хәзер кешеләр газета укмый, телевизор карамый. Аннары: «Теге яки бу чарага безне чакырмадылар», –  ди ул. – Беркемне дә чакырмаячаклар. Бөтен кеше язылганны укырга тиеш. Мин мәсәлән, барсын да укыйм. Идарә итү компанияләре игъланнарында калдырмыйм. Кайчан җыелыш булачагын беләм, дөрес  кичке 18 сәгатьтән соң йөри алмыйм. Анда хатынымны җибәрәм. Ул кайтып сөйли. 
Сүз уңаеннан, 2023 елда 108 ишегалды төзекләндереләчәк. Аларның барсында да халык белән очрашулар үтәргә тиеш. 

Фото ачык чыганаклардан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең ишегалды