Чаллы мэры ялга кайткан солдатлар белән очрашты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры ялга кайткан солдатлар белән очрашты

Хәрбиләргә бүләкләр тапшырды.

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр белән очрашты. Хәзерге вакытта алар Чаллыда, кыска вакытлы ялда. Мэр аларга батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Фронтта һәлак булган хәрбиләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.  

Наил Мәһдиев һәр солдатка җылы аяк киеме һәм кирәк яраклар белән рюкзак бүләк итте. Махсус хәрби операциядән исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Фотолар Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев