Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру буенча үз фикерен белдерде

Хезмәт коллективлары корпоративлар үткәрүне үзләре хәл итәчәк.

Бүген Чаллыда хуҗалык җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсе үтте. Анда Яңа ел бәйрәмен оештыру мәсьәләсенә дә тукталдылар. Бүгенге көндә шәһәрне бизәү эшләре башланган, микрорайоннарда чыршы урнаштыру өчен корылмалар да куялар.

«Яңа ел бәйрәмнәре план буенча, тулысынча  оештырылачак.  Мәгариф учреждениеләрендә дә чыршы бәйрәмнәре уздырылачак.  Бу – беренче чиратта балалар өчен бәйрәм. Нинди генә авырлыклар булса да, безнең кечкенәләрне бәйрәмсез калдырырга хокукыбыз юк. Финанслар җитәрлек.  Шәһәр өчен дә бәйрәмнәр уздырабыз, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә дә ярдәм итәбез», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.   

Шулай ук Чаллы башлыгы: «Хезмәт коллективлары корпоративларны үткәрүне үзләре хәл итсен. Башкарма комитет корпоратив үткәрми. Коллективны 30 декабрьдә 400 урынлы залга җыеп, котлап, рәхмәт әйтәбез. Яңа ел – ул гаилә бәйрәме. Хакимияттәге һәр хезмәткәр аны якыннары белән үткәрә. Әлеге темага спекуляция булырга тиеш түгел. Бу максатларга без финанслар бүлеп бирмәдек, акча сарыф итмибез», – дип искәртте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел