Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры кемнәргә рәхмәт әйтте?

Наил Мәһдиев Сабантуена нәтиҗә ясады.

Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев 14 июньдә Сабантуен матур һәм оешкан төстә үткәрүгә зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтте. 

«Сабантуе көнне хокук бозулар булмады. 3 меңгә якын кеше – мәдәният, спорт, яшьләр, мәгариф хезмәткәрләре матур бәйрәм уздырдылар. Милли көрәштә 211 көрәшче катншаты. Бу – Татарстан муниципаль районнары арасында иң зур күрсәткеч. Сүз уңаеннан, Чаллыда милли көрәш үсештә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча Чаллы көрәшчеләре республикада беренче урын алды. Балалар, яшьләр, өлкәннәр яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу эш белән ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов актив шөгыльләнә», – диде ул. 

Ул шулай ук шәһәрдә спорт үсешенә нигез салган легендар төзүче Марат Бибишевны да яхшы яктан искә алды. Марат Шакирович «Витязь» спорт комплексын төзегән җитәкче. Сүз уңаеннан,  ТР Рәисе ярдәме белән әлеге учреждение капиталь ремонтланды.

Мэр Сабантуеның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү бәйрәме икәнелеген дә ассызыклады.

«Без бәйрәмдә Чаллы халкын азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш керткән 14 район һәм  азык-төлек җитештерү предприятиеләре уңганнарын хөрмәтләдек. Премияләр, Мактау грамотлары тапшырдык», – диде ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй Чаллы мэры