Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия көне белән котлый
12 июнь - илебезнең яңа тарихында үзенчәлекле дата.
Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Сезне илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе — Россия көне белән котлыйм! Ел саен бу бәйрәм безнең өчен тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия. Россия – Безнең Ватан. Без аның меңьеллык тарихы, бай рухи һәм мәдәни мирасы, күпмилләтле халкы белән горурланабыз.
Безнең һәркайсыбыз уртак максатлар белән янып яши. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның һәм Россиянең тотрыклы киләчәге өчен тырышабыз. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.
Безнең көч - бердәмлектә, ул яшәешебез, эшебез һәм зур җиңүләребезнең нигезен тәшкил итә.
Кадерле дуслар, алга таба да илебез хакына яңа уңышларга һәм яңа казанышларга ирешүегезне, бердәм, тату һәм сау-сәламәт булуыгызны телим. Россия көне белән сезне!
Н.Г.Мәһдиев,
Яр Чаллы шәһәре мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев