Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиевка да мошенниклар шалтыраткан

Үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

Чаллыда мошенниклар белән алдану очраклары, кимеми. Узган атнада гына шәһәрдәшләр 9 миллион 400 мең сум акчасыз калды. "Зыян күләме 20 миллион сум булыр иде, кайберләре ышанмаган", - ди Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Баксаң, мошенниклар аның үзенә дә, кабул итү бүлмәсе телефонына да шалтыраткан булганнар. Үзләрен Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре итеп таныштырганнар. 

-    Кабул итү бүлмәсе телефонына да шалтыратырга оялмыйлар. Хәрби званиеларын әйткән булалар. Ышанырлар дип уйлыйлар. Массакүләм мәгълүмат чараларын бу юнәлештә ныклап эшләүләрен сорыйм. Халыкка ярдәм итәргә кирәк. Сезне укыйлар, ышаналар. Бу хакта ешрак һәм тулырак сөйләгез. Халык жәл, - ди мэр. 

Узган ел Чаллыда 25 мең кеше белән социаль мошенниклык турында профилактик әңгәмәләр уздырганнар. "Шуңа да карамастан, алданучылар бар. Елдан-ел арта гына", - ди җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклык