Чаллы мэры шәһәрдәшләрне 1 май белән котлый
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры шәһәрдәшләрне 1 май белән котлый

«Хезмәт - иминлекнең нигезе», - ди ул.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрдәшләрне 1 май Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлады.

"Бу көн эшчеләрнең бердәмлеген күрсәтә. Яз - шулай ук яңару, яңа башлангычлар, яңа өметләр вакыты", - ди мэр. 

Наил Мәһдиев хезмәтнең иминлек нигезе һәм үсешнең хәрәкәт көче икәнлеген искәртте.

"Чаллы - хезмәт тарихы белән данлы шәһәр. Монда талантлы, максатчан, үз эшенә бирелгән тырыш кешеләр яши. Сезнең профессиональлегез, тырыш хезмәтегез һәм энергиягез нәтиҗәсендә шәһәр динамик үсештә, кешеләр өчен заманча һәм уңайлы була бара. 

Без алдыгыларның уңышлары белән горурланабыз, ветераннарның өлешен бәялибез, яшь белгечләргә өметләнәбез. Чаллының, республиканың, илебезнең чәчәк атуына көндәлек хезмәте белән өлеш керткән кешеләргә рәхмәтлебез", - диде ул.

Наил Мәһдиев шәһәрләшләргә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек тели.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


котлаулар Чаллы мэры

Нет комментариев