Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры “Шәһри Чаллы” журналистларына мәртәбәле бүләкләр тапшырды

Бүген Россиядә матбугат көне билгеләп үтелә.

Бүген Россиядә матбугат көне билгеләп үтелә. Бу дата очраклы рәвештә генә сайланмаган. Нәкъ шушы көнне 1703 елда Петр I указы белән илебездә “Ведомости” исеме астында беренче газета нәшер ителә башлый.

Әлеге истәлекле көнне Чаллыда да билгеләп үттеләр. Бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев Тантаналар сараенда бер төркем матбугат алдынгыларын җыйды. Аларга төрле елларда Чаллы, КАМАЗ төзелеше вакыйгаларын дөрес һәм тулы итеп яктырткан, мөһим хәбәрләрне халыкка вакытында җиткергән өчен рәхмәт әйтте. 

- Сез намуслы хезмәтегез белән калабыз үсешенә зурдан-зур өлеш кертәсез. Шәһәребезнең үткәне дә, бүгенгесе һәм киләчәге дә сезнең белән бәйле. Чаллының төрле өлкәләрдә алга китүендә, заводлар ачылуда, өстәмә эш урыннары булдыруда да сезнең өлешегез зур. Йөгерек каләмегез астыннан чыккан мәкаләләрне укып, тапшыруларны карап, оешма-предприятиеләребезгә эшчеләр килде, яңа социаль һәм мәдәни объектлар сафка басты. Шәһәребез илкүләмендә үрнәк калага әверелде. Иҗатыгыз калабыз данын еракларга таныта, алга таба да илһамланып эшләргә көч-дәрт бирә. Билгеле без, матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә чыккан гадел тәнкыйть язмаларына да игътибар итәбез, аларда күрсәтелгән җитешсезлекләрне хәл итәргә тырышабыз. Алга таба да бердәмләшеп, аңлашып эшлик. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Укучыларыгыз, тамашачыларыгыз күп булсын!» – диде Наил Гамбәрович.

Билгеле инде, бәйрәм бүләксез булмый. Наил Мәһдиев «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, баш редактор урынбасары Илшат Солтановка – Мактау грамотасын, СММ белгеч Сәрия Гариповага - Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховның рәхмәт хатын тапшырды. Шундый ук мәртәбәле бүләккә "Мәйдан" журналы җаваплы секретаре Ризидә Камалова һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы дизайнеры Ләйсән Галиуллина да лаек булдылар. 

Чара дәвамында матбугат чаралары хезмәткәрләрен Чаллыбызның танылган сәнгать остлары да хөрмәтләде. Алар каләм ияләренә үзләренең иң дәртле чыгышларын бүләк иттеләр. Соңыннан журналистлар мэр белән бергә күмәк фотога төште. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матбугат чарасы