Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры шартлау булган йортта яшәүчеләргә нинди ярдәм күрсәтеләчәген әйтте

«Чыгымнарны исәпләп, тиз арада биредә яшәүчеләрне гадәти тормыш режимына кайтарырга кирәк», - диде мэр.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә 11 март төнендә шартлаудан зыян күргән 38/15 йортында яшәүчеләргә ярдәм итәргә кирәклеген искәртте. 

– Чыгымнарны исәпләп, тиз арада биредә яшәүчеләрне гадәти тормыш режимына кайтарырга кирәк. Беренче чиратта лифтларны эшләтеп җибәрү зарур.17 катлы йортта яшәүчеләргә фатирларына кадәр күтәрелү җиңел түгел. Нигездә, лифтлар төзек, шартлау нәтиҗәсендә ишекләренә генә зыян килгән. Шулай ук төзелеш экспертизасын да үткәререгә кирәк. Аның нәтиҗәсе буенча карар кабул итәрбез. Һәр фатирдагы кешеләр белән сөйләшү һәм ремонт кирәк очракта барысына да ярдәм итү мөһим, – диде Наил Гамбәрович. 

Ул әлеге фаҗигадә шәһәр хакимиятенең гаебе булмавын да әйтте. «Без һәр фатирда нәрсә буласын белә алмыйбыз. Әлеге йортта шимбә төнендә шартлау булды. 21 яшьлек егет үлде», – диде ул. 

Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачты. 

Зөлфия Фоатова

фото: Фото: chelny-biz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига