Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры тавыш бирде

Наил Мәһдиев бүген 2176нчы сайлау участогында үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген 23нче мәктәптә урнашкан 2176нчы сайлау участогына килеп Россия Президенты өчен тавыш бирде.

"Сайлаулар илебезнең теләсә кайсы гражданины өчен - илебез тормышында гына түгел, теләсә кемнең тормышында зур вакыйга. Илебез гражданины сайлауга килеп илебез тормышында иртәгә буласы вакыйгаларга үзенең дә катнашы булуын тоя. Илебез башлыгын сайлап без теге яки бу программаның тормышка ашырылачагын беләбез. Тышкы санкцияләр, махсус хәрби операция шартларында илебез алдында ниләр торганын без күрәбез. Син чын патриот икәнсең, сайлау участогына килеп, үзең туып-үскән, укыган, сине туган телдә сөйләшергә өйрәткән илебез өчен тавыш бирергә тиешсең. Һәркем үзенең, балаларының, якыннарының бүгенгесе һәм киләчәген уйлый.

Ярты миллионлы шәһәр мэрының бурычы - шәһәр халкына һәм сайлаучыларга үрнәк күрсәтү. Мондый принцип бар: минем кебек эшлә. Мин шуңа күрә сайлауның беренче көнендә үк тавыш бирергә килдем, үзем белгән, очрашкан, илебез һәм автогигант үсешенә ярдәм иткән кандидат өчен тавыш бирдем. Чаллы халкы шәһәрнең, автогигантның, предприятие, оешмаларның үсештә булуын күреп, сайлауда актив катнашыр һәм дөрес итеп сайлар дип ышанам. Сайлау участокларында барлык шартлар тудырылган. Аерым кабинага кереп, үзең теләгән кандидатка тавыш бирергә була", – диде ул журналистларга. 

2176нчы участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Хәлимә Нәгыймуллина әйтүенчә, шәһәрдәшләр тавыш бирергә киләләр.

«Халык илебезнең киләчәгенә битараф булмас. Президент сайлаулары уңышлы узар», – дип ышандырды ул.

Әлеге сайлау участогында сайлаучыларга «Гаилә белән сайлыйбыз» дигән браслетлар бирелә. Беренче катта кондитер әйберләре белән чәй эчәргә дә була.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар 2024 Россия Президентын сайлау