Наил Мәһдиев шагыйрь уңышы белән горурлануын белдерде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенең быелгы лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән очрашты.
«Лилия Фәис кызы — талантлы, олы йөрәкле кеше. Аның иҗатын Чаллыдан читтә дә беләләр һәм яраталар. Безнең кешеләрнең Чаллы шәһәрен һәм милли мәдәниятне данлаулары белән горурланам!» – диде ул.
Шагыйрь үзе шәһәр җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Лилия Гыйбадуллина әйтүенчә, Чаллыда аерым бер әдәби атмосфера барлыкка килгән, ә әдәбиятка һәм язучыларга игътибар биредә – республикада иң яхшысы. Ул үзенең уңышын шәһәрнең бөтен командасының җиңүе дип кабул итә.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.
Нет комментариев