Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы өмәсенә 4 яшьлек Усман да чыкты

Әтисе: «Шәһәребезне чиста тотарга, яшелләндерергә аларны балачактан ук өйрәтергә кирәк», - ди.

Чаллыда бүген шәһәркүләм өмә уза. Парк-скверлар, йорт яны, оешма-предприятие, муниципаль учреждение территорияләре, проспектлар чүп-чардан арыныла. Шулай ук күпләп агачлар утырталар.

Төзекләндерелүче "Олимпийский" спорт сарае тирәсендә генә 200 төп агач утырттылар. Аның 150се - имән. Биредә шәһәр Советы депутатлары, башкарма комитет башлыклары эшләде. Хәтта 4 яшьлек Усман да катнашты. Үзем теләп килдем, ди. 

"Балаларның өчесе килергә теләген иде, Усман гына уянды. Яшь буынны балачактан ук хезмәт сөяргә өйрәтергә кирәк. Шәһәркүләм өмә -  Чаллыбызны тагын да чиста һәм матуррак итү өчен яхшы мөмкинлек. Без утырткан агачлар матур итеп үсеп китәр дип ышанабыз. Бөтенегезне дә өмәдә катнашырга чакырам", - ди шәһәр Советы депутаты Марсель Төхвәтуллин.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев