Эшләр кайчан тәмамлана?
Чаллы мэры Наил Мәһдиев кушуы буенча Комсомол районындагы паркта яңа җәяүлеләр юлы төзелә башлады. Ул паркны Казан проспекты белән тоташтырачак.
Юлның озынлыгы 90 метрдан артык, киңлеге 1,8 метр.
Бүгенге көндә «Автомобиль юллары» муниципаль униатр предприятиесе хезмәткәрләре әзерлек эшләрен башлады.
Эшләрне якын арада тәмамларга планлаштыралар.
Фотолар ПАДтан алынды.
Нет комментариев