Чаллы пляжы халыкны кабул итәргә әзер түгел
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пляжы халыкны кабул итәргә әзер түгел

Әлегә экспертиза узмаган.

Баш санитар табиб  Илгизәр Бариев шәһәрнең үзәк  пляжының эшне башлар өчен тиешле документлары булмавын әйтте.

«Җаваплы хезмәтләр пляжлар һәм рекреацион зоналарга игътибарны арттырырга тиеш. Кызганыч, шәһәрнең үзәк пляжы әлегә экспертиза узмаган, тиешле эшләрне башкарып, рөхсәт документларын алырга кирәк», – диде ул. 

Бүгенге көндә SunDale, ГЭС бистәсендәге, «Лесная сказка» ял базасы һәм «Навигатор» яхт-клубы янындагы комлык кына халыкны кабул итәргә әзер.

Коену сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә башлана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су коену су елга фаҗига

Нет комментариев