Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабан туеның абсолют батырына «Москвич» бүләк итәчәкләр

Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе Чаллыда 17 июньдә узачак. Иртәнге сәгать 10да  «Әкият» һәм «Авыл» мәйданчыкларында бәйрәм чаралары башланып китәчәк. 

«Әкият» мәйданчыгында балаларның яраткан әкият геройлары чыгыш ясаячак. Биредә балалар иҗат коллективлары чыгышы көтелә. Шулай ук интерактив мәйданнарда, милли һәм спорт уеннарында үзеңне сынарга мөмкин булачак. 

«Авыл» мәйданчыгында исә  Чаллыда яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешен чагылдырган татар өе, сандыклар, самавырлар күргәзмәсе оештырала. Агачтан эшләнгән әйберләр, милли киемнәр, аяк киемнәре һәм башка әйберләрне сатып алырга да мөмкин булачак. 
Биредә шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, йорт хайваннары зоопаркы да оештырыла.

«Сабан туй дуслык һәм хезмәт бәйрәме» дип исемләнгән театраль тамаша 10 сәгатьтә башлана. 11 сәгатьтә ипподромда ат чабышларына старт бирелә.
12 сәгатьтә үзәк мәйданда Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясый. Шулай ук шәһәр артистлары, иҗат коллективлары үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итәргә җыена.

13 сәгатьтә мәйданда уеннар, спорт ярышлары, милли көрәш башланып китә. Абсолют батырга тәкә һәм «Москвич» электромашинасы тапшырылачак. 

Кичке концертта Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясый.
Сабан туе 22 сәгатьтә салют белән тәмамланачак. 

16 июньдә Ипподромда физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр өчен Сабан туе уздырыла. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев күпмилләтле халык бәйрәменә әверелгән Сабан туен үткәрегә ярдәм иткән иганәчеләргә  һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде. «Бу көнне һава торышы яхшы булырга тиеш. Сабан туена рәхим итегез», – дип ул Чаллы халкын һәм шәһәребез кунакларын бәйрәмгә чакырды. 
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу