Аңа автомобиль ачкычлары тапшырдылар
4 батыр арасында автомобиль өчен көчле көрәш барды. Алар Рәнис Гыйләҗетдинов, Эльдар Хәкимов, Егор Такарлыков, Азат Габдрәшитов.
Җирәбәгә салып Азат Егор белән, Эльдар Рәнис белән көрәште. Финалга Азат Габдрәшитов белән Эльдар Хәмитов чыкты.
Көчле көрәш нәтиҗәсендә, Азат Габдрәшитов 2026 елгы Чаллы сабан туеның абсолют батыры исемен яулады! Котлыйбыз!
Нет комментариев